Лубян урман-техник көллияте студентлары «Күп төрле урман ярышлары»нда призлы урыннар яулаган

2022 елның 7 октябре, җомга

Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә көллиятләр, техникумнар һәм урман юнәлешендәге университетлар укучылары арасында «Күп төрле урман ярышлары-2022» XI Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларын ябу тантанасы булган. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, Марий Эл Республикасының табигый байлыклар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алексей Киселев һ.б. катнашкан.

«Рослесхоз өчен ел саен профильле урман уку йортларын җыю һәм алар арасында иң яхшыларны ачыклау күркәм традициягә әверелде. Табигатьне һәм урманны саклау – бик күркәм миссия, «Күп төрле урман ярышлары»на җыелган студентлар да Ватаныбызның урман байлыкларын саклауда һәм арттыруда катнашалар. Киләчәктә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сафының яшь кадрлар белән тулылануын күрермен дип ышанам», – дигән Михаил Клинов.

Быел иң яхшы исем өчен 23 команда – 7 югары уку йорты һәм 16 көллият вәкилләре көч сынашкан. Дүрт көн дәвамында яшь урманчылар, һава торышы начар булса да, берничә этапта ярышканнар. Аларның һәрберсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнгән. Алар арасында Лубян урман-техник көллияте командасы да бар. Команда «Урманнарны яңадан торгызу» һәм «Урман янгынын сүндерүне охшату» этапларында өченче урынны алганнар.

Исегезгә төшерик, ярышларда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Илназ Бикмуллин, Радмир Нигъмәтьянов, Дмитрий Марцынюк (41 нче урман хуҗалыгы төркеме) һәм Никита Федотов (31 нче урман хуҗалыгы төркеме) катнашты.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International