Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында массакүләм агач утырту эше оештырылды. Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак районы территориясе акциянең үзәк мәйданчыгы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КО белгечләре һәм комплекста яшәүчеләр катнашты.
«Без күптән инде әлеге территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарырга тели идек, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Торак комплекс тагын да ямьлерәк һәм матуррак булыр, ә утыртылган агачлар халыкны күп еллар дәвамында сөендерер дип өметләнәбез».
«Тулаем алганда, Татарстан буенча акция 130 мәйданчыкта уза, аңа 20 меңнән артык кеше кушылыр дип көтелә. Без катнашучыларның барысына да газиз республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, – дип өстәде Равил Кузюров. – Акция кысаларында утыртылган агачларның барысы да безнең контрольдә тора, без ел саен булдырылган урман үсентеләренә инвентаризация үткәрәбез».
Бүген Татарстанда барлыгы 595 га мәйданда 2 млн.үсенте утырттылар. Биектау, Лаеш, Зеленодольск, Әлмәт һәм Бөгелмә муниципаль районнарында киң колачлы акция узды.
Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 32,1 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып китте.
Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.