«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре урманнарны торгызуга карата башкарылган дәүләт күзәтчелеге кысаларында республиканың базислы урман питомникларында стандарт утырту материалының характеристикаларын бәяләү эшләрен уздырганнар.
План-график нигезендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ утырту материалы тикшерелгән. Тикшерү барышында үсентеләрнең биеклеге һәм диаметры билгеләнгән, чүп үләннәре белән каплану дәрәҗәсе, авыру билгеләре булу-булмавы, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе һ.б. ачыкланган.
ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре сүзләренә караганда, үсентеләрнең торышы яхшы дип бәяләнә.