Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру акциясенә кушылганнар. Укучылар көче белән Чирмешән урманчылыгының Казанкино кишәрлеге территориясендә җимлек куелган. Балаларга ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Фәрит Мәкъсумов һәм «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Марс Рәхимҗанов ярдәм иткән.
Кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция агымдагы елның 3 октябрендә башланды. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра. Чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла.