Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 11 октябренә барлыгы 37,5 мең га мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.