«Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Алабуга урманчылыгының Менделеевск кишәрлегенең 100 нче кварталында урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүплеккә тап булганнар һәм аны юкка чыгарганнар. Алар көче белән барлыгы 20 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Чүплек урман фондын күзәтү барышында урман остасы тарафыннан табылды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев. – Ел башыннан алып Алабуга урманчылыгы территориясеннән 60 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».