«Азнакай урманчылыгы» ДКУ белгечләре «Золотой ключик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргәннәр

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Кичә, 10 октябрьдә, ТР Азнакай урманчылыгының Мәлбагыш кишәрлеге белгечләре ТР Азнакай муниципаль районының Актүбә бистәсенең 5нче «Золотой ключик» катнаш төрдәге балалар бакчасында булганнар. Анда алар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында» дигән темага дәрес үткәргәннәр.

Дәрес барышында кишәрлек урманчысы Бәхтияр Хәшимов һәм урман остасы Гүзәл Сөләйманова балаларга урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгәннәр.

Дәрестән соң балалар бакчасы территориясендә гади нарат үсентеләре утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International