ТР Тәтеш муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе буенча агачлар утыртылган

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Тәтеш шәһәренең Горький урамында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары һәм Тәтеш татар мәктәбе укучылары катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 100 данә юкә үсентесе һәм 50 данә бәлзәмле чыршы үсентесе утыртылган.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International