Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мобилизацияле әзерлек һәм хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча инструктор-методик дәресләр үткәрелде.
Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау буенча белгеч Самат Арипов, урман хуҗалыклары директорлары һәм Министрлыкка караган оешмаларда мобилизацияле әзерлек өчен җаваплы затлар катнашты.
Төп доклад белән Самат Арипов чыгыш ясады. Ул Россия Федерациясендә мобилизацияле әзерлекнең һәм мобилизацияләүнең төп төшенчәләренә, шулай ук хәрби исәпкә алу һәм броньлау мәсьәләләренә тукталды.