Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.
Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 63 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 8е – агачларны законсыз кисү, 37се – консультация хезмәтләре күрсәтү, 18е – башка мәсьәләләр буенча.
Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 61 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 792 хәбәр килгән.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.