Татарстан Республикасында аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Бүген акциягә Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кушылган, алар «Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре белән бергә Мишәбаш кишәрлегенең 321 нче кварталы территориясендә кыргый хайваннар өчен җимлек урнаштырганнар.
«Кыргый хайваннарны ашату – төп биотехник чараларның берсе. Тоз, салам, ашлык һәм башка азык кышкы чорда хайваннарга тукланырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттырачак һәм контрольсез миграция зарурлыгын да бетерәчәк. Хайваннар суык чорларны үзләре өчен куркынычсыз булган, саклана торган территорияләрдә тыныч кына уздырып җибәрә алачак», – дип сөйләделәр ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында.