Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2022 елның 14 октябре, җомга

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының документлар белән тәэмин итү белгече Оксана Горбатенко В.В.Карпов исемендәге лицейнда булган. Анда ул «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман экологиясе» темасына дәрес үткәргән.

Оксана Горбатенко укучыларга урман экосистемасына йогынты ясаучы факторлар, урманнарны һәм үсемлекләрне антропоген йогынтыдан саклау ысуллары, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

Очрашу ахырында мәктәп урманчылыгының алдынгы катнашучыларына Мактау грамоталары тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International