Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» конференциясе узган, анда оешманың эшчәнлек нәтиҗәләре каралган һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнгән. Конференция эшендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлар советы рәисе Зәринә Сәмигуллина катнашкан.
Конференция барышында профильле комитетларның эше турында хисаплар тыңланган, ТР Студентлар лигасы уставына үзгәрешләр кертелгән.
Соңыннан оешманың алдынгы әгъзалары бүләкләнгән. Татарстан Республикасы студентлары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Зәринә Сәмигуллина да Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.