ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында республиканың урман фондыннан 3,2 мең куб.м каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм аунак агач чыгарылды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 3,2 мең куб.м күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм аунак агачлар җыеп чыгарылган.

Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарда 790 артык аншлаг һәм мәгълүмат щитлары ремонтланган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 12 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза. Аның даими катнашучылары арасында – республиканың төрле оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре белгечләре, экологик берләшмә вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International