Лубян урман-техник көллиятендә өстәл теннисы буенча ярышлар узган

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Кичә, 18 октябрьдә, көллияттә өстәл теннисы буенча чираттагы ярышлар булган.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 22нче икътисад төркеме студенты Гадел Леонтьев алган. Икенче урында Сергей Кәримов (43 нче бакча-парк төркеме), өченче урында – Артем Плисов (12 нче урман хуҗалыгы төркеме).

«Сыйфатлы уку процессын оештыру белән беррәттән, безнең өстенлекле максат – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, – дип аңлата тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Лубян урман-техник көллиятендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган: спорт залы, стадион бар. Студентларның волейбол, баскетбол, футбол, өстәл теннисы, чаңгы һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International