Әгерҗе урманчылыгының урман фонды территориясендә кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция үткәрелгән

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе урманчылыгының Шаршады кишәрлегенең 147 нче кварталында аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция үткәрелгән. Анда «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Эдуард Хуҗәхмәтов, «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре һәм Кичкетаң урта мәктәбе укучылары катнашкан.

Акция барышында укучылар җимлекләрне тулыландырганнар, кыргый хайваннарны тукландыруның мөһимлеге һәм үзенчәлекләре турында белгәннәр, шулай ук кошлар өчен пырхылдау урыннарын да күргәннәр.

Соңыннан «Татарстан Республикасының тыюлык территорияләре» мәгълүмат буклетлары тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, кыргый хайваннарны тукландыру буенча акция агымдагы елның 3 октябрендә башланды. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра. Чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International