ТР Ютазы муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Ютазы авылында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»  повесте музее территориясендә «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел патруль» һәм «Яшь армия» яшүсмерләр һәм балаларның россиякүләм хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте укучылары, шулай ук «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе активистлары катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 40 данә нарат, имән һәм миләш үсентеләре утыртылган.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International