«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Еременкова Әйшә урта мәктәбендә дәрес үткәргән

2022 елның 21 октябре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Еременкова Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбендәге «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәргән. Очрашу «Урманны яклау – безнең эш» мәгълүмат кампаниясе кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында укучылар урманнарны яңадан торгызу һәм мониторинглауның максатлары һәм бурычлары, урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына, урман корткычларына һәм авыруларына йогынты ясаучы факторлар турында белгәннәр.

Ахырда Венера Еременкова укучыларны ТР Урманнарны яклау үзәгенә экскурсиягә чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International