Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев «Зәй урманчылыгы» Дәүләт бюджет учреждениесендә эш киңәшмәсе уздырды. ООО «КастамонуИнтегрейтед Вуд Индастри» заводына OSB һәм MDF агач-йомычка плитәләре җитештерү өчен агач белән тәэмин итү белән бәйле булган җитәкче-урманчылар һәм министрлыкка караган 17 оешма директоры үз урманчылыкларында урман әзерләүне оештыру буенча фикер алыштылар. Завод «Алабуга» үзенчәлекле икътисад зонасында узып баручы ел ахырында эшли башлаячак. Заводка ай саен 30 мең куб метр чимал таләп ителә. Аны эшләтеп җибәргәнче, агачны әзерләп, запасларны Зәй урманчылыгында махсус төзелә торган мәйданнарда сакларга кирәк.
Бүгенге көндә «Урман транспорт компаниясе» ОАО төзелә, аның составына «КастамонуИнтегре» заводына агач ташу өчен «КамАЗ» автомобиле нигезендә эшләнгән 20 сортиментовоз керәчәк.