Бөтендөнья җәйге Универсида көннәрендә йөзләгән турист һәм Казан кунаклары Татарстан башкаласының тарихи урыннарына экскурсия ясады. Экскурсия маршрутына Иске татар бистәсе урамнары – өлкән буын казанлылар өчен реликвия булган урамнар да кертелде. Биредә татар мәдәнияте һәм дине вәкилләре яшәгән.
Шәһәрнең агач биналарын реставрацияләү һәм яңадан тулысынча тергезү барышында «Нурлат урманчылыгы», «Укыту-тәҗрибә Саба урманчылыгы», «Лаеш урманы», «Ислейтар урманы», «Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы» Кызыл Йолдыз филиалы, «Арча урман» Дәүләт бюджет оешмалары хезмәткәрләре, тарихчылар һәм реставраторлар, биргән проектлардан адым да читкә китмәде. Алар зур төгәллек белән йортларның төсләрен билгеләде, тәрәзә кашагаларына һәм капкаларга агач бизәкләрне яңадан уеп ясады, биналарның эчен төзекләндерде, соңыннан ишегалларын рәткә китерде.