Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Кызыл китап» темасына дәрес үткәргән

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының документлар белән тәэмин итү белгече Оксана Горбатенко  Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Кызыл китап» темасына дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга Россия Федерациясенең Кызыл китабы, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, сирәк үсемлекләр һәм хайваннар санын саклау һәм арттыру буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләгән. Аерым игътибар урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклегенә бирелгән.

Дәрес уен формасында үткәрелгән: балалар табышмакларга җаваплар эзләгәннәр һәм кроссвордлар чишкәннәр. Ахырда агач кисү буенча мастер-класс оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International