Азнакайда Чернобыль АЭС булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга һәйкәл янында чыршы утыртылган

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Азнакайда Чернобыль АЭС булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга һәйкәл янында чыршы агачлары утыртылган. Акциядә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Эдуард Чикуров, ветераннар – һәлакәтне бетерүчеләр һәм гимназия укучылары катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 20 данә үсенте утыртылган.

Искәртеп узабыз, узган ел В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән Чернобыль АЭСдә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга һәйкәл ачылган иде.

«Акция бик мөһим символик әһәмияткә ия булды, – дип аңлатма бирде Эдуард Чикуров. – Шуннан бирле күп еллар узды, әмма ликвидатор геройларының батырлыгы – үлемсез. Без йөрәкләребездә бу фаҗига, техноген һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә батырларча бурычларын үтәгән катнашучылар турында истәлекне бәяләп бетергесез дәрес һәм киләчәккә кисәтү кебек сакларга тиешбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International