ТР Спас муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Болгар шәһәрендә Гордеев урамында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән 30 данә гади миләш үсентесе утыртылган.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International