Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чуаш Кичүе урта мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Анда ул Чуаш Кичүе урта мәктәбендә «Яңа цифрлы сәнгать» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга цифрлы формада нәфис һәм музыкаль әсәрләр иҗат итү технологияләре, музыканы цифрлаштыру һәм тану процесслары, компьютер графикасы һәм башкалар турында сөйләде.

«Компьютер графикасы рәсемнәр ясау өчен махсус программа тәэминаты куллануны күздә тота, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Рәсемнәр компания логотибы кебек гади нәрсәдән башлап, гаҗәеп катлаулы анимация һәм реалистик компьютер фильмы, махсус эффектлар кебек нәтиҗә китереп чыгарырга мөмкин. Алар компьютер уеннарында, кино бизнесында һәм анимация индустриясендә революция ясадылар».

Исегезгә төшерәбез,  «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International