Rusregioninform.ru порталында «РФ субъектлары халкына социаль ярдәм күрсәтү стратегиясе – 2023» иҗтимагый күзәтү формалаштырыла

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

«Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе  https://rusregioninform.ru/ порталында «РФ субъектлары халкына социаль ярдәм күрсәтү стратегиясе – 2023» иҗтимагый күзәтүен формалаштыралар.

Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты – мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, торак, юл һәм шәһәр төзелеше, азык-төлек, сәнәгать, транспорт һәм экологик иминлек, энергетика, элемтә һәм ТКХ системалары хезмәтләренең һәркем өчен мөмкинлекле булуын һәм сыйфатын яхшырту, медицина ярдәме, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итүне үстерү, мәдәни-спорт, фәнни-мәгариф потенциалын, Россия субъектлары халкын гражданлык, финанс, хокукый һәм социаль яклау мәсьәләләрендә хакимияткә җәмәгатьчелек ышанычын арттыруга кагылышлы төбәк һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтү.

«РФ субъектлары халкына социаль ярдәм күрсәтү стратегиясе – 2023» иҗтимагый күзәтүен формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре.

Тулырак мәгълүматларны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://rusregioninform.ru/novosti-regionov/strategiya-soczialnoj-podderzhki-naseleniya-subektov-rf-2023-obshhestvennyj-obzor.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International