Лубян урман-техник көллиятендә «Беренче курс студентлары көне» дип аталган студентлар иҗаты фестивале узган

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Лубян урман-техника көллиятендә «Беренче курс студенты» студентлар иҗаты фестивале булып узган.

Бәйрәмдә катнашучыларны көллият директоры Рим Фәхразыев сәламләгән. Чыгыш ясаганда ул республиканың урман тармагының торышы турында кыскача сөйләп узган, студентларга ныклы сәламәтлек, бәхет, укуда һәм иҗатта уңышлар, спорт казанышлары теләгән. «Сезнең һәр көнегез яңа максатлар, искиткеч идеяләр һәм шәхси җиңүләр белән тулы булсын, ә биредә үткәрелгән еллар гомер буе истә калырлык булсын», – дип билгеләгән Рим Фәхразыев.

Бәйрәмдә төрле иҗат номерлары күрсәтелгән. Фестивальгә йомгак иртәгә, 27 октябрьдә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International