Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучыларын «Лесной родник» мәктәп урманчылыгы сафларына багышлау тантанасы булган. Чарада «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Дамир Миндрахманов, география укытучысы Марина Грачева катнашкан.
Тантана барышында Марина Грачева укучыларга «Лесной родник» мәктәп урманчылыгының тарихы турында сөйләгән, берләшмәнең уставын һәм кагыйдәләрен укыган. Балалар табигатьне саклау һәм яклау турында ант иткәннәр.
Дамир Миндрахманов Татарстан Республикасына мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үткән. «Урман тармагы белгечләре төрле акцияләр, мавыктыргыч мастер-класслар һәм конкурслар, викториналар һәм башка чаралар үткәрәләр. Җәй көне Лубян урман-техник көллияте базасында Мәктәп урманчылыкларының VI слеты узачак, – дигән ул. – Урман – ул безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең экологик иминлеге нигезе, планетабызның үпкәләре. Бүгенге көннән без урманга, гаҗәеп табигать дөньясына бергәләп сәяхәт башлыйбыз».