Зәй урман хуҗалыгында 375 кг корычагач орлыгы әзерләнгән

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү эшләре бара. «Хәзерге вакытта корычагач орлыгын җыябыз, 25 кеше эшли, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев. – Әзерләнгән орлыклар Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерү өчен җибәрелә».

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 375 кг корычагач орлыгы җыелган.

«План инде дәүләт йөкләмәсе буенча арттырып үтәлде, быел 320 килограмм орлык әзерләргә кирәк иде, – дип өстәде ул. – Планны үтәүгә карамастан, эшләр дәвам иттереләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International