Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Минзәлә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул Минзәлә урманчылыгының урман фонды территориясендә үткәрелгән урман культурасы эшләре нәтиҗәләре белән танышты. Объектларда булганда аны «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин озатып йөрде.

Министрның беренче урынбасары базислы урман питомнигында булды һәм Юртау кишәрлеге урманчылыгының 126 нчы кварталында булдырылган урман культураларының сыйфатын бәяләде.

Алга таба Илгизәр Зарипов урман питомнигын карады, урманны карау һәм ликвидлы булмаган агачны җыештыру, шулай ук Минзәлә кишәрлеге урманчылыгының 176 нчы кварталында урманнарны торгызу һәм тулыландыру буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде. Айдар Хәлиуллин быел Минзәлә урманчылыгы территориясендә 129,5 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләренең үткәрелүе турында сөйләде. «315 килограмм чыршы, нарат һәм каен орлыгы әзерләнде, 885 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде, – дип өстәде ул. –  Хәзерге вакытта 2023 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре тәмамлана».

Эш сәфәре ахырында министрның беренче урынбасары Актаныш кишәрлеге урманчылыгының урман питомнигында һәм административ бинасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International