Рослесхоз: Урман комплексының ФДМС шәхси кабинет хезмәтләре исемлеге расланды

2022 елның 28 октябре, җомга

Сервис ведомство сайтында 2025 елның 1 гыйнварыннан тулы күләмендә, 2023 елда сынау режимында эшли башлаячак.

Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы шәхси кабинет аша системадан файдаланучылар урман декларацияләрен, проект документларын, урманнардан файдалану турындагы хисапларны, урман патологиясен тикшерү актларын, урманнарны үзләштерү һәм урманнарны торгызу проектларын электрон рәвештә  рәсмиләштерә, шулай ук аларны дәүләт органнарына җибәрә ала. Документларның тулы исемлеге белән Россия Табигать ресурслары министрлыгы боерыгында танышырга мөмкин.

«Урманнан файдаланучылар һәм дәүләт органнары арасында мәгълүмат алмашу тизрәк барачак. Сервис мөрәҗәгать итүчеләрнең хезмәтләр күрсәтүдән файдалану вакытын шактый киметергә һәм кире кагулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шәхси кабинет Рослесхоз сайтында булачак», –  дигән Рослесхозның Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наталья Веселова.

Сервис функционалы барлык тутырылган мәгълүматларны урман законнары таләпләренә туры китереп, автомат рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Шәхси кабинетта Дәүләт урман реестрыннан мөһим һәм актуаль мәгълүмат алу һәм аңа үзгәрешләр кертү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта дәүләт урман реестрына кертелә торган барлык төзәтмәләр автомат рәвештә башкарылачак. Моннан тыш, барлык документларны барлык реквизитлар белән формалаштырырга һәм бастырып чыгарырга мөмкин булачак.

«Шәхси кабинет булдыру – урман тармагын цифрлаштыру юлында тагын бер адым, анда урманнан файдаланучылар документларны электрон рәвештә рәсмиләштерә алачак. Без сервис аша файдаланып булачак хезмәтләр исемлеген билгеләдек. Бу процессларда катнашучыларның барысын да бюрократиядән коткарыр һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдалану эшчәнлеген гадиләштерер дип ышанам», – дип нәтиҗә ясаган Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников.

Белешмә өчен:

* Россия Табигать ресурслары министрлыгының «Россия Федерациясе Урман кодексының 93.5 статьясындагы 1 өлешендә каралган «шәхси кабинет» электрон сервисын кулланып, электрон формада формалаштырылырга, автомат рәвештә алдан тикшерелергә һәм җибәрелергә мөмкин булган документлар исемлеген, шулай ук юридик затлар, гражданнар тарафыннан «шәхси кабинет» электрон сервисыннан файдалану тәртибен раслау турында» 2022 елның 22 августындагы 542 номерлы боерыгы.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International