«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә экологик фестиваль узды, аның кысаларында 2022 елда Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәкнең яшьләр иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм башкалар катнашты.
Ел дәвамында «Чиста булачак» активистлары экологик чаралар һәм акцияләр: өмәләр, фестивальләр, мастер-класслар һәм семинарлар үткәргәннәр. Агарту эшенә дә аерым игътибар бирелгән. Бу елда гына да 527 дән артык агарту дәресләре үткәрелгән, аларда барлыгы 14 мең кеше катнашкан.
Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының иң инициативалы волонтерлары һәм «Чиста булачак» ТЯИОО партнерлары бүләкләнде. Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең «Свежий ветер» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр дә рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.