Бу елның 27 октябреннән 30 октябренә кадәр «Звездный» балаларны савыктыру лагеры базасында «Профессионаллар лигасы» һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары лидерлары өчен республика белем бирү программасы узган. Анда бөтен республикадан 64 һөнәри белем бирү оешмасыннан 80 артык укучы, шул исәптән «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Зәринә Сәмигуллина, Тимур Мөхлисуллин, Ләйсән Җамалетдинова һәм Гадел Леонтьев катнашкан.
Смена кысаларында студентларның лидерлык һөнәри сыйфатларын үстерүгә һәм формалаштыруга юнәлдерелгән тренинглар һәм мастер-класслар оештырылган. Катнашучылар социаль проектлау, менеджмент, студентлар медиасын үстерү, документлар әйләнеше һәм башкалар турында белгәннәр.
Программаны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» РМОО оештырган.