Татарстан #БумБатл россиякүләм акциясе кысаларында Россиянең топ-10 төбәге исемлегенә кергән

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында макулатура җыю буенча #БумБатл россиякүләм акциясе дәвам итә. Беренче ай нәтиҗәләре буенча төбәктә яшәүчеләр 11,9 тонна макулатура җыйганнар һәм Татарстан Россиянең топ-10 төбәге арасына эләккән.

Иң актив катнашучылар арасында Саба районының Шәмәрдән лицее (2,8 тонна макулатура), Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе (2,1 тонна) һәм Нурлат шәһәренең 9 нчы урта мәктәбе (2 тонна) бар.

Искәртеп узабыз, макулатура җыю буенча россиякүләм акция быелның 16 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Анда балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары, шулай ук компанияләр катнаша ала. Ярышка индивидуаль рәвештә дә кушылырга мөмкин. Иң якын макулатура ноктасын проект сайтында урнашкан интерактив картадан табарга мөмкин: https://бумбатл.национальныепроекты.рф. Акция финалында һәр категориядә иң яхшы 3 катнашучы билгеләнәчәк.

Акция «Илкүләм приоритетлар» АКО инициативасы буенча Россия Табигать ресурслары министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Фән министрлыгы ярдәмендә «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек күрсәтеп үткәрелә. Проектның партнерлары – «Россия экологик операторы» ППК, «Чиста ил» берләшмәсе, «ГХФ яшьләр лигасы», Макулатура эшкәртүчеләр лигасы, Ubirator сервисы, шулай ук «Ватанга миллион» хәйрия акциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International