«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Виктор Зайкин Тәтеш районы «Юный лесовод» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәргән. Очрашу «Җир – безнең йортыбыз» дигән тематик атналык кысаларында оештырылган.
Дәрес барышында Виктор Зайкин укучыларга «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау», «Чиста һава», «Чиста су» федераль проектларын гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләгән.
Дәрес ахырында әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологияне яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алышу булган.