«ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау. Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Конкурска материаллар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2118736.htm.