ТР Урманнарны яклау үзәгендә урманнарны тергезүгә дәүләт мониторингы буенча планлы күчмә тикшерү үткәрелгән

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белгечләре катнашында 2022 елга Татарстан территориясендә урманнарны тергезүгә дәүләт мониторингы буенча дәүләт йөкләмәсе үтәлешенә карата күчмә планлы тикшерү үткәрелгән.

Эш барышында урманнарны яңадан торгызганда урман үсентеләренең сан һәм сыйфат характеристикаларын бәяләү буенча башкарылган эшләр күләме, урманнарны тергезүдә кулланыла торган урман үсемлекләре һәм үсентеләрнең, төп урман барлыкка китерүче токым үсентеләренең сыйфаты тикшерелгән. Урман үсентеләре үсмәгән һәм урманнарны яңадан торгызуны таләп итә торган җирләрне дистанцион зоналаштыру технологиясен кулланып, урманнарны торгызуның мөмкин ысулларын билгеләү максатында тикшерүләр үткәрелгән. Моннан тыш, «Татар урман орлыгы станциясе» бүлеге белгечләре кыр эшләре нәтиҗәләре буенча төзелгән документлар да өйрәнелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International