«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын җыю эшен төгәлләгәннәр. Барлыгы 325 кг орлык әзерләнгән, шулардан нарат – 30 кг, каен – 180 кг, юкә – 15 кг, имән – 100 кг.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 225 кг орлык тикшерелде инде, беренче һәм икенче класс сыйфаты бирелде. Калган өлеше әлегә тикшерү уза», – дип хәбәр итте «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Ольга Захарова.