ТР Минзәлә муниципаль районында Умартачылар аллеясына нигез салынган. Агачларны Минзәлә урманчылыгының Юртау кишәрлегенең 155 нче кварталында «Урман» чишмәсе янында утыртканнар.
Чарада «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ, «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, умартачылык белән шөгыльләнә торган крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашкан. Барлыгы 100 данә вак яфраклы юкә үсентесе утыртылган.
«Киләсе елда тагын 100 юкә үсентесе утыртырга планлаштырабыз, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Марсель Хәннанов. – Юкә үсентеләре мәйданының артуы районда умартачылык үсешенә ярдәм итәчәк. Юкә – шәп бал бирә, мондый бал хуш исе, кабатланмас тәме һәм махсус шифалы үзлекләре белән дан тота».