«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Яшел уеннар» экология отрядлары республика конкурсында катнашкан

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Россия – минем тарихым» тарихи паркы базасында «Яшел уеннар» экология отрядлары республика конкурсының финал этабы булып узган. Аны «Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге» ӨББ ДБУ оештырган.

Конкурста Мамадыш, Кама Тамагы, Нурлат, Мамадыш, Зеленодольск, Кукмара, Ютазы муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 8 команда, шул исәптән Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан.

Ярышлар барышында катнашучылар экология, биология, урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәткәннәр һәм практик биремнәрне үтәгәннәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы «Иң яхшы команда эше» номинациясендә җиңүче булган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International