2022 елның 11-27 ноябрендә Россиякүләм экологик диктант узачак. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда узачак. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр катнаша ала.
Экодиктант тест форматында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән:
- 12 яшьтән кечерәк балалар;
- 12-18 яшьлекләр;
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр (экологик өлкәдә профильле белеме булмаган кешеләр),
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр (профильле белеме булган кешеләр).
Сораулар төрле темаларга, шул исәптән энергияне һәм ресурсларны саклауга, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә, экологик гадәтләрне формалаштыруга кагылачак. Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификатлар яисә җиңүче дипломнарын алачак.
Тулырак белешмәләрне биредә белергә мөмкин: https://экодиктант.рус/.