ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр тармак ветераннары Евгений Серовны һәм Иван Селивановны «Безнең Чирмешән» район газетасына яздыртканнар. Язылу кәгазьләрен кишәрлек урманчылары Николай Дорофеев һәм Владимир Кудряшов тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы буенча 2016 елдан бирле үткәрелә – ветераннар, картлар йортлары һәм республиканың башка социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International