Бүген Зеленодольск муниципаль районының Әйшә урта мәктәбендә, 4 нче урта мәктәбендә, 14 нче лицейда, 5 нче гимназиядә, Н.А.Катин исемендәге 17 номерлы урта мәктәптә укучы 9 нчы сыйныф укучылары «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә булдылар. Чара ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Зеленодольск муниципаль районы администрациясе ярдәме белән һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылды.
Экскурсия барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгының, Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары турында, 2022 елда көллияткә кабул итү нәтиҗәләре һәм 2023 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белделәр. Моннан тыш, балалар уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен күрделәр, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныштылар.
«Миңа бик ошады, кызык булды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 14 нче лицейның «9А» сыйныф укучысы Мария Закирова. – Урманчы һөнәренең никадәр күпкырлы булуын аңламый да идем. Шулай ук миңа ландшафт дизайны остаханәсе дә хуш килде, студентлар – үз куллары белән матурлык тудыручы чын профессионаллар».