Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде. Утырыш эшендә РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Киңәшмә барышында 2022 елда урман үсемлекләре орлыкларын җыю һәм «Россия урманны яклау үзәге» ФБУ белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстанда 10,3 мең кг орлык әзерләнгән (планның 89%), шулардан нарат – 761 кг, чыршы – 142 кг, карагай – 40 кг, имән – 7,8 мең кг, башка токымнар – 1,6 мең кг. Орлыкларның бер өлеше «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә тикшерелә.
Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларын җыю – «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече. Быел кимендә 11,4 мең кг орлык җыярга кирәк.