«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды: республиканың урман фондыннан 3,4 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм аунак агачлар җыеп чыгарылган

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул агымдагы елның 12 сентябреннән 12 ноябренә кадәр барды.

Чара нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 3,4 мең куб.м күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм аунак агачлар җыеп чыгарылган. Анда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.

Моның белән бергә урманнарда 790 артык аншлаг һәм мәгълүмат такталары да  ремонтланган.

Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International