«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Чатыртау һәм Сарман кишәрлекләре хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенә караган «Березка» мәктәп урманчылыгында һәм Сарман урта мәктәбенең «Юные лесоводы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Песнәкләр көне» дигән тематик чаралар үткәргәннәр.
Белгечләр укучыларга республиканың урман хуҗалыгы, кошларның төрләре һәм табигатьтә аларның роле турында сөйләгәннәр. Шулай ук балалар «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменең тарихы һәм канатлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында да белгәннәр.
Соңыннан укучылар кошларга дип аталган җимлекләрне уку йортлары территориясендә элеп чыкканнар.