Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә уку процессын оештыру белән танышты.
Равил Кузюров махсус кабинетларны һәм лабораторияләрне, китапханәне карады, Россия Федерациясе халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Без төрле, без бергә» дигән сыйныфтан тыш чарада катнашты, укытучылар һәм студентлар белән аралашты.
Министрга хәзерге вакытта көллияттә 300дән артык кешенең белем алуы турында сөйләделәр. Уку түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм лшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.
Равил Кузюров, шулай ук, студентлар белән Россиякүләм экологик диктантын язып, үзенең белемнәрен дә тикшерде.
Эш сәфәре азагында министр «Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач осталары цехында булды.
Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм экологик диктантта агымдагы елның 28 ноябренә кадәр катнашырга мөмкин. Чараның максаты – россиялеләрнең экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм экологик белемнәрне популярлаштыру. Тулырак мәгълүматны: https://экодиктант.рус/ порталында белергә була.