Республиканың урман хуҗалыгы вәкилләре Россиякүләм экологик диктант программасында катнашалар

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстанның урман хуҗалыгы вәкилләре Россиякүләм экологик диктантында катнашалар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары һәм укытучылары үзләренең белемнәрен тикшерәләр.

«Экодиктант – халыкка экологик белем бирүнең нәтиҗәле коралы, – ди «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова. – Акция төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерүе белән берлектә, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә яңа белемнәр алу мөмкинлеген дә бирә».

Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм экологик диктант 11 ноябрьдә старт алды һәм 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр үз белемнәрен https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда тикшереп карый алалар. Татарстан Республикасында 500дән артык шундый мәйданчык оештырылган. Экодиктант тест форматында уза, анда 25 сорау бирелгән. Биремнәрне үтәү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКО,  «Ангел-ДетствоХранитель» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экологик-биологик үзәге» ӨБ ФДБМУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International