Акция Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Күп кешеләр вакыт табып туган мәктәпләренә ярдәм итәләр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Бөгелмәдә үзе тәмамлаган мәктәптә булды һәм андагы җитәкчелек белән очрашты. Туган мәктәпләренә урманчылар да хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр: мәктәпне төзекләндерү өчен төзелеш материалы бирәләр, территорияләрне матурайту өчен үсентеләр тапшыралар. Министрлыкка караган оешма җитәкчеләренең күбесе мәктәп хисабына акчалата ярдәм итте.