Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада көллияттә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узган.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 32 нче икътисад төркеме җыелма командасы яулаган. Икенче урында – 43 нче бакча-парк төркеме, өченчедә – 23 бакча-парк төркеме.
Спартакиада кысаларында, элегрәк, Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол буенча ярышлар уздырылган булган.