Ютазы муниципаль районының Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән экологик акция узган. Аны оештыручылар – «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 350 кг макулатура җыелган.
Исегезгә төшерик, «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» акциясенең максаты – халыкка экологик белем бирү һәм агарту, җаваплы куллануны тәрбияләү, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирәлекне сакларга омтылу.